Иске Иштирәк - туган бишек
Минем газиз авылым.
Ямьле Шушма буйларында
Урнашкан туган ягым.
Күңеле саф,холкы матур булсын дип
Резедә дип исем биргәнннәр.
Тормышында бәхет-куанычлар
Юлдаш булсын һәрчак дигәннәр.
Балачакның хыялында калып,
Укытучы минем хезмәтем.
Һөнәремне яратканга күрә
Бәхет гөле кебек үсәмен.
Гади генә укытучы булу өчен
Күпме белем һәм көч сорала.
Һәр мөгаллим, һәр тәрбиячегә
Матур теләк юллыйм дөньяда.